Х Гомумрусия юридик форумы кысаларында яшьләргә коррупциягә каршы белем бирү мәсьәләләре, стратегияләре һәм перспективалары турында сөйләшү узды.
Очрашу ике форматны берләштерде: залда спикерлар белән сөйләшү һәм видеоконференция. Чарада катнашксыларны экран аша Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры вазифасын башкаручы Ленария Иванова сәламләде. Минемчә, бу тема илебезнең, икътисадыбызның алга таба хәрәкәте өчен бик мөһим. Яшьләр иң яхшыларын, шул исәптән коррупциягә каршы модельнең дөньякүләм үрнәкләрен күрергә тиеш. Фәнни-эксперт җәмәгатьчелеге, һәм, әлбәттә, «үтә күренмәле» бизнес белән аралашу бу теманы үстерүгә зур өлеш кертәчәк, конференциядә катнашучыларны, илебез халкын кызыклы практикалар белән баетачак, – диде ул.
"Коррупция иң куркыныч социаль күренешләрнең берсе булып тора, әмма кайбер социаль төркемнәр аның каршында аеруча көчсез булып кала, аерым алганда ул – яшьләр. Коррупциягә каршы торырга мәктәп яшеннән үк өйрәнергә кирәк. Укыту һәм тәрбия процессында мәктәп укучыларында коррупциягә каршы тору теләге формалашырга тиеш. Коррупциягә каршы белем бирүне камилләштерү, яшь буында коррупция нәрсәгә китергәнен аңлатырга кирәк", - диде комплаенс һәм эшлекле этика юнәлеше җитәкчесе, "Сибур" оешмасы вәкиле Вероника Кисилева.
Видеоэлемтәгә шулай Коррупциягә каршы комплаенс һәм эшлекле этиканы үстерү буенча Русия ССП Советы рәисе Русецкий Александр Евгеньевич, Казахстандагы "НАРХОЗ" шәхси университет профессоры Арман Истаев, Панкратов Алексей Юртевич һәм башкалар катнашты.