Барлык яңалыклар
Җәмгыять
4 декабрь 2024, 15:32

Башкортстанга Русиянең юридик башкаласы статусы бирелерме?

Башкортстанга  Русиянең юридик башкаласы статусы бирелерме?
Башкортстанга Русиянең юридик башкаласы статусы бирелерме?

Андрей Назаров Башкортостан Республикасына Русиянең юридик башкаласы статусын бирергә тәкъдим итте.

Башкортстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы Х Гомумрусия юридик форумының пленар утырышында шундый белдерү ясады.

– Без төбәкне рейтинглардан чыгарачакбыз һәм Русиянең башка субъектларына алдынгы позицияләргә күтәрелергә мөмкинлек бирәчәкбез, – дип аңлатты Министрлар Кабинеты башлыгы. Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, хокукый һәм юридик юнәлештәге чаралар ешлыгы һәм зурлыгы буенча Башкортстан ил төбәкләре арасында лидер булып тора, шул исәптән Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән чагыштырганда. Конкуренция бар, һәм бу бик яхшы,- дип сүзгә кушылды Дәүләт думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар комитеты рәисе Павел Крашенинников.

- Сезгә башка төбәкләр дә игътибар белән карый, тартыла. Үрнәк булу бик шәп. Андрей Назаров билгеләп үткәнчә, Башкортостанга Русиянең юридик башкаласы статусын бирү әлегә шартлы характерда. Мәскәү һәм Санкт-Петербург үрнәгендә, ул башка төбәкләрне үстерүгә стимуллаштыру өчен бирелә. Әмма "моның өчен Башкортстан исеме көрәшәчәк",-диде Башкортстан Премьер-министры вазифаларын башкаручы.

Чыганак: ПравительствоРБ

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: