Җәмгыять
3 декабрь 2024, 15:45

Затонда мәктәп 1 сентябрьдә ачылачак

   Уфаның Затон микрорайонында яңа мәктәпне 2025 елның 1нче сентябренә ачу планлаштырыла. Бу хакта Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы белән туры линия барышында белдерде.

Затонда мәктәп 1 сентябрьдә ачылачакЗатонда мәктәп 1 сентябрьдә ачылачак
Затонда мәктәп 1 сентябрьдә ачылачак

Уфаның Затон микрорайонында яңа мәктәпне 2025 елның 1нче сентябренә ачу планлаштырыла. Бу хакта Радий Хәбиров Башкортстан Башлыгы белән туры линия барышында белдерде.

   “Анда зур гына төзелеш бара һәм Затонда бик күп яшь гаиләләр яши. Әлеге көнгә мәктәпнең әзерлек дәрәҗәсе 96 процент тәшкил итә, нибары 4 процент чамасы төзелеш эшләре калган.

   Бу мәктәп 1,5 мең балага исәпләнгән һәм бик зур. Ул концессия буенча төзелә, намуссыз концессионерлар аркасында төзелеш барышында кайсыбер катлаулы хәлләр килеп туды. Без анда инде җылылык үткәрдек һәм 1 сентябрьгә куллануга тапшырырга планлаштырабыз”,- диде республика җитәкчесе.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас