Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь , 16:06

Тикшерәләр

 4-17 декабрь көннәрендә...

Тикшерәләр
Тикшерәләр

 4-17 декабрь көннәрендә...

 

2024 елның 4-17 декабрь көннәрендә Башкортстанда «Внедорожная машина» дигән шартлы исем астында үзйөрешле машиналарны һәм прицепларны эксплуатацияләүдә хокук бозуларны профилактикалау буенча мәгълүмати-аңлату чарасы узачак, дип хәбәр итә БР буенча Гостехнадзор.

Үзйөрешле машиналарны һәм башка төр техниканы эксплуатацияләгәндә закон белән яклана торган кыйммәтләргә һәм әйләнә-тирә мохиткә зыян китерү  куркынычын профилактикалау буенча чаралар үткәреләчәк.

Рейдларда БР Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы, БР Урман хуҗалыгы министрлыгы, Башкортостан Республикасы буенча ЮХХДИ белгечләре катнашачак.

Машина йөртүчеләргә юлдан читтә йөрүче техниканы һәм каргизәрләрне имин файдалану, аларны мәҗбүри теркәү, техник тикшерүне вакытында үтәү һәм тракторчы-машинист таныклыгын алыштыру турында искә төшерәчәкләр.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: