— Аларның барысы да яратам. Һәркайсының үз изюминкасы бар, һәрвакыт нәрсәнедер яхшырак эшлибез. Мин үземнең ниндидер яраткан паркым булуын теләмим — бу процессны туктатачак. Мин эзләнәм, — ди Радий Фәрит улы.
Шул ук вакытта Башкортстан Башлыгы аның яраткан урыны Совет мәйданы булуын әйтте.
Радий Хәбиров белдергәнчә, киләсе елда Ленин исемендәге паркны төзекләндерүгә керешәчәкләр.
— Без андагы бөтен яшеллекне сакларбыз һәм тирә-якны тәртипкә китерербез. Саклык банкы фонтаннарны финанслаячак. Киләсе елда эшне башлап җибәрергә булдык, 1,5 елда эшләрбез. Балалар өчен зур интерактив мәйданчыгы булачак һәм бик күп яхшы әйберләр урнаштыру күз уңында, — дип вәгъдә итте төбәк җитәкчесе.
«Башинформ» буенча Юлай НИЗАЕВ әзерләде.