Барлык яңалыклар
Җәмгыять
3 декабрь 2024, 20:18

Курайчы дигән даның бар

   Башкортстан Башлыгы белән туры линия барышында Радий Хәбиров Курайчыларның дәүләт ансамбленә ничек эләгергә дигән сорауга җавап бирде.

Курайчы дигән даның бар
Курайчы дигән даның бар

Башкортстан Башлыгы белән туры линия барышында Радий Хәбиров Курайчыларның дәүләт ансамбленә ничек эләгергә дигән сорауга җавап бирде.

   Бу сорауны аңа Уфаның 7нче Балалар музыка мәктәбе укучысы Данил Никитин бирде. Ул балалар ансамбле составында республика җитәкчесе һәм тамашачылар өчен уйнады.

  • Аларның уйнавы бик тә яхшы, бу – шәхеснең гармонияле үсеше. Алар республикабыздагы сәнгать училищеларында, сәнгать институтындагы бүлектә укый алачаклар, анда кешеләр югары белем алып, белгечләр булалар. Бу юлларны үтәргә, үз-үзеңә ышанырга кирәк һәм барсы да мөмкин булачак. Данил Никитинның моңа барлык мөмкинлекләре дә бар,- диде Радий Хәбиров һәм Данилны чиста итеп башкортча сөйләшүе өчен мактады.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: