Республика Башлыгының эш сәфәрләре, тәү чиратта, урыннарда нинди хәлләр булуын тирәнрәк аңлау, республиканың теге яки бу районында кешеләрнең ничек яшәвен һәм эшләвен шәхсән үзе тикшерү һәм контрольгә алуга юнәлтелгән. Болар хакында Радий Хәбиров туры элемтә вакытында әйтте.
“Республика буенча йөрү һәм кешеләр белән күзгә-күз очрашу мөһим һәм кирәк. Ләкин, кешеләр белән аралашкан вакытта, йомшак якларны күрсәтергә ярамый. Әгәр дә син нәрсәдер вәгъдә иткәнсең икән, моны һичшиксез үтәргә кирәк. Кайда гына барсам да, һәрчак минем хакимият хезмәткәрләре йөри. Һәм әгәр мөрәҗәгатьләр бар икән, алар барсын да язып ала һәм аларның бер өлешен без минем йөкләмәләр итеп теркибез. Алар барсы да контрольдә тотыла.
Әле күп йөкләмәләр буенча эш бара, без аларны контрольдән төшермибез. Тагын бер кат ассызыклыйм: әгәр син вәгъдә биргәнсең икән, үтәргә кирәк”,- диде Радий Хәбиров.
Фото: Башинформ.