Җәмгыять
3 декабрь 2024, 07:25

Декабрьдән нинди законнар үз көченә керәчәк?

Ләйсән Каспранова.Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.

Арадашчыларга мигрантлардан имтихан алуны тыячаклар. Чит ил гражданнарына рус телен белү турындагы  сертификатларны махсус исемлеккә кертелгән дәүләт учреждениеләре генә бирә алачак.

Законсыз миграция оештыру максатларында ялган документлар әзерләгән яки әйләнештә булган өчен штрафлар артты (закон 23 ноябрьдә үз көченә керде). Юридик шәхесләргә законсыз миграция оештыру өчен ялган документлар әзерләгән яки әйләнеше өчен штрафлар 60 млн сумга кадәр арттырылды. Ялган документлар, штамплар, мөһерләр яки бланклар ясаган, аларны файдаланган, тапшырган яки саткан өчен 200 мең сумга кадәр штраф яный. Мондый хокук бозулар кылу җайланмалары конфискацияләнергә тиеш.

Җенесне алмаштырырга рөхсәт ителгән илләр гражданнарына Русия балаларын уллыкка алу тыела. Җенесне алмаштырырга рөхсәт ителгән чит ил гражданнары безнең ил балаларын уллыкка яисә опекага ала алмаячак. Әлеге чара балаларны потенциаль хәвефтән һәм җенесен үзгәртүгә янаулардан саклап калырга тиеш.

1 декабрьдән интернетта, массакүләм мәгълүмат чараларында, кинофильмнарда һәм рекламада бала табудан аңлы рәвештә баш тартуны пропагандалау тыела. Моның өчен педофилия, ЛГБТ пропагандасын, җенесне алмаштыруны тыюны күздә тоткан инде гамәлдә булган алты законга өстәмәләр кертелә. Хокук бозган өчен штрафлар 5 млн сумга кадәр тәшкил итәчәк.

Элемтә операторлары эшчәнлеге лицензияләнде. Интернетка керү мөмкинлеген тәэмин итә торган элемтә операторларына лицензия таләпләре үзгәрә. Лицензия таләпләре исемлегенә хәвефкә каршы торуның техник чаралары аша трафик үткәрү схемасын үтәү турындагы таләп кертелә. Таләпләрне үтәмәү лицензияне гамәлдән чыгаруга китерәчәк.

“Акча юуга каршы” чаралар күрелде. Клиентны һәм аның вәкилен идентификацияләгәндә нотариуслар “акча юуга” һәм террорчылыкны финанслауга каршы тору турындагы законнарда каралган документларны таләп итәргә хокуклы булачак. Шулай ук алар Росфинмониторингка шикле операцияләр турында хәбәр итәргә тиеш булачак.

Махсус хәрби операциядә катнашучыларны башкару җыемын (исполнительский сбор) түләтүдән азат итәчәкләр. Бурычлары булган МХОда катнашучылар түләтелгән сумманың яисә мөлкәт бәясенең 7% тәшкил иткән башкару җыемын түләмәячәк. 2024 елның 1 декабреннән РФ Кораллы Көчләрендә хәрби хезмәт турында контракт төзегәндә МХО катнашучылары һәм аларның тормыш иптәшләре өчен вакытында түләнеп бетмәгән 10 млн сумга кадәр  кредитларны гамәлдән чыгарачаклар (бетерәчәкләр). Бу хакта элек чыгарылган карарлар да гамәлдән чыгарылачак.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас