Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә республика предприятиеләре белән комплекслы экологик рөхсәтләрне (КЭР) рәсмиләштерү буенча эш турында фикер алыштылар.
Исегезгә төшерәбез, 2024 елның апрелендә төбәк җитәкчесе сәнәгать объектларында экологик мониторинг мәсьәләләре буенча киңәшмә үткәрде. Анда федераль законнар нигезендә 2025 елның 1 гыйнварына кадәр комплекслы экологик рөхсәтләр алырга тиешле предприятиеләр белән эшләү буенча төп адымнарны билгеләделәр.
Республика территориясендә бу таләп әйләнә-тирә мохиткә сизелерлек йогынты ясый торган 96 объектка кагыла. Сүз нефть чыгару һәм эшкәртү, химия һәм тау рудасы сәнәгате һәм башка тармакларда эшләүче предприятиеләр турында бара.
Бу хакта тулырак сылтама аша укый аласыз.