Әбҗәлил районы Моракай авылында яшәүче Ринат Нуриман улы Абзак авылының янгын частенда водитель-янгын сүндерүче булып эшли.
Былтыр аның туган авылында янгын чыккан – торак йортларның берсе янып беткән. Бу вакытта ул улы белән кайтып барган. Вакыйга кичен булган. Бермәл Ринат Нуриман улы бер йорт тәрәзәсеннән ялкын телләре чыгуын күрә. Кыю ир, озын-озак уйлап тормыйча башта янгын каравылын чакырта, аннары дөрләп янган йорт эченә ашыга. Төтен арасыннан ул идәндә яткан йорт хуҗасын абайлый. Соңрак аның инсульт кичергәнлеге ачыклана. Бу вакытта янгын сүндерүчегә ярдәмгә күрше ир-ат керә. Икәүләп алар янган йорт хуҗасын тышка алып чыга. Ринат Нуриман улы аңа беренче ярдәм күрсәтә башлый. Шул моментка янгын сүндерү машинасы килеп җитә.
–Өч тәүлек үткәннән соң гына янгын сүндерүче булып булмый, без һәрвакыт хәрби постта, – ди Ринат Нуриман улы.
Кыю гамәле һәм кешене коткарганы өчен Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының БР буенча Баш идарәсе башлыгы Марат Латыйпов Ринат Даутовны “Янгында коткарган өчен” медале белән бүләкләде.
Әйтергә кирәк, авыр хезмәттә Ринат Нуриман улына аның гаиләсе — хатыны һәм 9 баласы – ярдәм итә!
Чыганак: abzelil.com
Автор: Алия Мусина.