Бүген Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә ашыгыч һәм кичектергесез медицина ярдәме хезмәтенең нәтиҗәлелеген һәм сыйфатын күтәрү чаралары турында фикер алыштылар. Республика сәламәтлек саклау министры вазифаларын башкаручы Айрат Рәхмәтуллин хәбәр иткәнчә, ашыгыч медицина ярдәме бригадаларының килүен көтү вакытын кыскарту өчен төбәктә тугыз муниципальара – Үзәк, Нефтекама, Октябрь, Стәрлетамак, Күмертау, Бөре, Дуван, Белорет һәм Сибай бүлекләр – булдырылган. Сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системасы ярдәмендә алар стационарлар, поликлиникалар һәм 112-системасы белән үзара хезмәттәшлекне тәэмин итәләр.
Моннан тыш, 2024 елда Башкортстанда ашыгыч медицина ярдәмен автоматлаштыруның үзебездә җитештерелгән өстәмә системасын керттеләр, анда 100дән артык яңа функция бар. Алар карар кабул итү тизлеген арттыруга, пациентка кадәр барып җитү вакытын кыскартуга юнәлдерелгән.
Әйтик, яңа функцияләр мобиль яки стационар телефоннан ашыгыч ярдәм чакыртканда пациентның адресын билгели, бу сораштыру вакытын кыскарта, шулай ук диагноз кую өчен хроник авырулар булуы турындагы мәгълүматны күрсәтә. Автомобиль трекеры буенча системада ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенең иң якын бригадасы да күренә, ул стационарларда һәм операция өстәлләрендә хастаханәләрнең фактик нагрузкасын бәяләү өчен буш урыннар булу турында мәгълүматны күрсәтә ала.
Чыганак: glavarb.ru