Санкт-Петербургта “Профессионаллар” һөнәри осталык чемпионаты финалы тәмамланды. Башкортстан Республикасы 44 медаль яулады һәм Бөтенрусия һөнәри осталык чемпионаты хәрәкәтенең лидерларының берсе булып танылды.
– Бу әһәмиятле җиңү – бу ярышларга озак вакыт әзерләнгән студентларыбызның тырыш хезмәте һәм таланты нәтиҗәсе. Белемнәрен, балаларны әзерләүгә вакытларын биргән педагогик составка ихлас рәхмәтемне белдерәм. Ышанам ки, уңышлар республикабызда һөнәри белем бирүнең алга таба үсешенә этәргеч булыр, – дип билгеләп үтте Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры вазыйфаларын башкаручы Илдар Мәүлетбирдин.
Чемпионат финалында барлыгы 900дән артык конкурсант, 900 эксперт-остаз, 700 волонтер, 3 мең “Һөнәрләр марафоны”нда катнашучы һәм 5 меңнән артык эшлекле программа әгъзасы катнашты. Шулай ук Кытай, Сүрия, Әзербайҗан, Әрмәнстан һәм башка илләрдән катнашучылар да көч сынашты.
Эшкә урнашу мөмкинлегеннән тыш, чемпионат финалында җиңүчеләр һәм призерлар колледжларда демонстрацион имтихан буенча акчалата премияләр һәм “бик яхшы” билгесе алачак.
Быел Башкортстанның җыелма командасы 44 медаль яулады: 7 алтын, 19 көмеш һәм 18 бронза. Шулай ук “Профессионаллар” чемпионаты җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү тантанасында мәгариф министры БРны 2024 елда ун төбәк арасында Бөтенрусия чемпионат хәрәкәтен үстерүдә актив катнашучы дип билгеләп үтте.
Чыганак: pravitelstvorb.ru