Җәмгыять
30 ноябрь 2024, 14:21

Благовещеннан сөенечле яңалык

Благовещен районында OZON компаниясенең Идел буе федераль округында иң эре логистик комплексын эшләтеп җибәрделәр.

Благовещеннан сөенечле яңалыкБлаговещеннан сөенечле яңалык
Благовещеннан сөенечле яңалык

Бүген Благовещенда Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Идел буе федераль округында иң эре булган OZON логистика комплексы эшенә старт бирде. Аны ачу төбәк эчендә товарлар китерүне максималь уңайлы һәм тиз итәргә, шулай ук җирле эшмәкәрләрнең продукция китерүгә чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның мартында комплексны торгызу инициативасын «Инвестчас»та хупладылар. Булачак объект өчен 24,6 га мәйданлы җир кишәрлеге арендага бирелде. Шул исәптән тиешле салым ташламалары һәм башка преференцияләр тәкъдим ителде. Ә 2023 елның августында төбәк җитәкчесе үзәк төзелешенә беренче таш салуда катнашты. Аны «ОРЦ Уфа» компаниясе «Ромекс Групп» холдингы инвестпроекты кысаларында төзи.

— Бу күптән көтелгән һәм бик күңелле вакыйга. Бер ел элек, без беренче ташны салганда, монда кыр иде. Ә хәзер Благовещенск өчен чираттагы икътисади үсеш ноктасы барлыкка килде. Без бу комплексның кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше өчен нинди көчле драйвер булуын аңлыйбыз, — диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров. — «Ромекс Групп» компаниясе барлык йөкләмәләрен үтәде. Бу безнең ышанычлы партнерыбыз, һәм без сезнең белән киләчәктә дә хезмәттәшлек итәргә әзер. Республика ягыннан без әлеге эре инвестицион проектка ярдәм итүнең барлык кирәкле чараларын күрсәттек. Ул барлык преференцияләр белән өстенлекле статус алды. Хәзер республика һәм Благовещенның идарә итү командасына бу үзәк тирәсендә җиде мильлек адымнар белән бизнес үсә башласын өчен зур эш көтә.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Башлыгы порталы.

Благовещеннан сөенечле яңалык
Благовещеннан сөенечле яңалык
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас