Уфа фән һәм технологияләр университетының “Санлы белем мәктәбе” проекты террорга каршы республика комиссиясенең цифрлы куәтләрне куркынычсыз файдалануның комплекслы планы кысаларында тормышка ашырыла. Бу чара студентларга цифрлы дөньяга аңлы мөнәсәбәт булдырырга, хокукка каршы булган контентны танып белергә һәм мәгълүмат чыганагының дөреслеген танырга ярдәм итә.
Чарада катнашучыларны Башкортстан Республикасының җәмәгать иминлегенең ведомствоара советының секретаре, Террорга каршы комитетның аппарат җитәкчесе Валерий Олейник тәбрикләде:
– Интернет безнең тормышка керде, хәзер аның белән 80 процент халык файдалана. Интернеттан башка җитештерү, эш, көнкүреш, уку һәм аралашуны күз алдына да китерү мөмкин түгел. Ләкин теләсә нинди корал кебек, интернет та куркыныч булырга мөмкин. Бүген сезне ничек итеп Русия законнарына каршы булган контентны танып белергә һәм үзегезгә уңай мәгълүмат табарга өйрәтерләр.
Студентлар белән сөйләшүне федераль иминлек, милләтара мөнәсәбәтләр, экстремизмга һәм террорга каршы торуга юнәлдерелгән кануннарның үтәлешен күзәтүче өлкән прокурор Татьяна Овчинникова дәвам итте. Ул 2024нче елда безнең республикада экстремизм һәм терроризмга каршы тору өлкәсендә алты меңнән артык хокук бозу ачыкланган, 46 террористик характерда җинаять теркәлгән һәм 15 экстремистик юнәлештәге җинаять хакында хәбәр булганлыгын әйтте.
– Кызганычка каршы, бу җинаятьләрнең күпчелеге 20 яшькә кадәрге яшьләр тарафыннан башкарыла. Зур булмаган акча вәгъдә итеп, аларны җинаятькә этәрәләр һәм аларга адиминистратив җаваплылык кына була дип ышандыралар. Ләкин бу – дөрес түгел. Военкоматны яки критик инфраструктура объектын яндырган өчен җинаять җәзасы бирелә. Шуңа да безнең бурыч – яшьләрне, шул исәптән студентларны медиа-пространствода канун бозуларны кисәтү, яшьләрне деструктив көчләр кулына эләгүдән саклау, – диде хокук саклау органнары хезмәткәре.
Алга таба студентлар билгеле блогерлар һәм белгечләрдән мәгълүмат өлкәсендәге куркынычсызлык булдыру хакында файдалы белемнәр алдылар. Болар – деструктив контентны билгеләү методлары, психологик йогынты алымнары, чат-бот белән эшләү үзенчәлекләре.
Проект Координация үзәге тарафыннан студентларда актив тормыш позициясе формалаштыру, милләтара һәм динара конфликтларны булдырмау, терроризм идеологиясенә каршы тору һәм экстремизмны кисәтү юнәлешендә тормышка ашырыла.