Җәмгыять
27 ноябрь 2024, 13:02

Кунаклар студентлар кампусында булдылар

Алар аның берничә төр объектын карады.  

Кунаклар студентлар кампусында булдыларКунаклар студентлар кампусында булдылар
Кунаклар студентлар кампусында булдылар

Алар аның берничә төр объектын карады.

 

 

27 ноябрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Казахстан Премьер-министры урынбасары, Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе Галимҗан  Койшыбаев бөтендөнья дәрәҗәсендәге югары уку йортлары студентлар кампусында булдылар. Алар шәһәрнең тарихи өлешендә «фән һәм университетлар» илкүләм проекты кысаларында төзелгән заманча биналар комплексының инновацион мәйданчыкларын карадылар.

Кампус студентлар һәм тикшеренүчеләр өчен заманча мәйдан булып тора. Анда республиканың әйдәп баручы университетлары – Уфа фән һәм технологияләр университеты, Уфа дәүләт нефть техник университеты, Башкорт дәүләт медицина университеты структур бүлекчәләре урнашкан. Робот техникасы, авиация, медицина һәм башка юнәлешләрдә алдынгы тикшеренүләр белән шөгыльләнүче 18 лаборатория эшли.

Кунаклар кампусның берничә төп объектын карады. Делегация «Берлога» киберфизика инновацияләр остаханәсе эше белән танышты. Стратегик инициативалар агентлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге проект пилотсыз очу аппаратлары һәм уен технологияләрен эшләүгә юнәлдерелгән. Башкортстан бу платформа эшләтеп җибәрелгән беренче төбәк, ә 2024 елдан ул Русиянең башка субъектларында да җәелдерелә. Галимҗан Койшыбаев кампусның югары дәрәҗәсен һәм проектның потенциалын билгеләп үтте.

 

Кунаклар студентлар кампусында булдылар
Кунаклар студентлар кампусында булдылар
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас