Җәмгыять
26 ноябрь 2024, 12:50

Русия һәм Казахстан форумында гастрофестиваль ачылды

Каклаган каз - гастрофестивальнең төп ризыгы.

Русия һәм Казахстан форумында гастрофестиваль ачылдыРусия һәм Казахстан форумында гастрофестиваль ачылды
Русия һәм Казахстан форумында гастрофестиваль ачылды

Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумы кысаларында узган «Каз һәм бал» гастрофестиваленең бизәге -  Уфада Көрәш сарае янында пәйда булган этноавыл булды. Аны оештыручылар милли киемнәр киеп килгәннәр һәм кунакчыл хуҗабикәләр кунакларны сыйлаган бар нәрсәне: корот, буза, төрле камыр ризыклары, ит, каклаган каз, кәрәзле бал алып килгәннәр.

Осталар бу ризыкларны өстәлгә куйган арада, ирләр мангаллар кабыздылар һәм бәрәнне “вертел”гә элеп куйдылар. Барлык милли ризыкларны кунакларга  бушлай тәмләп карарга тәкъдим итәләр.

- Без кунакларны каршы алып, шундый этнозоналар оештырабыз. Башкортларның милли киемнәре, ризыклары,  гореф-гадәтләре һәм көнкүреше турында сөйлибез, - дип сөйләде БР иҗаты үзәгенең фольклор төркемендә катнашучы Майя Локманова. - Әзерлекне алдан  башлыйбыз: каклаган каз – ике ай чамасы, коры эремчек – ике атна әзерләнә. Бу, мөгаен, безнең быелгы фестивальдә төп ризыгыбыздыр. Өстәвенә, безнең Казахстаннан дәрәҗәле кунакларга ул шулай ук яхшы таныш. Чөнки күчмә культурага катнашы булган, терлекчелек һәм елкычылык  белән шөгыльләнүче һәркем, һичшиксез, корт та, кымыз да әзерли. Алар озак вакыт бозылмый, сусауны һәм ачлыкны яхшы баса, майлы азык ашаганнан соң ашказаны өчен файдалы.

Сүз уңаеннан, «алтын» каклаган каз да озак саклана – гастрофестивальнең төп ризыгы. Тәмле мәйданчыктан ерак түгел «Терра» этнопаркының тере экспонатлары –  Иглин районыннан килгән Исәнбай, Пегас, Воля, Малыш, Тайфун һәм Ксюша исемле токымлы атларны күрергә була иде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас