Җәмгыять
26 ноябрь 2024, 11:10

“Һәрнәрсәнең нигезендә - икътисад”, диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы “Казахстан бизнесы безгә инвестицияләр  кертсен, коллегаларыбыз Казахстанга тыныч кына барып эшли алсын өчен яхшы шартлар тудырырга тиешбез”, диде.  

“Һәрнәрсәнең нигезендә - икътисад”, диде Радий Хәбиров.“Һәрнәрсәнең нигезендә - икътисад”, диде Радий Хәбиров.
“Һәрнәрсәнең нигезендә - икътисад”, диде Радий Хәбиров.

Башкортстан Башлыгы журналистлар белән әңгәмәдә Русия һәм Казахстанның XX төбәкара хезмәттәшлек форумының республика үсеше өчен зур әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

 – Бу форум – тышкы  икътисадый мөнәсәбәтләрне кору элементларының берсе. Болар барысы да бизнес алып бару өчен күперләрне җайга салу өчен эшләнә. Чөнки һәрнәрсәнең нигезендә -  икътисад. Без Казахстан бизнесы республикага инвестицияләр кертсен, коллегаларыбыз Казахстанга тыныч кына барып эшли алсын өчен яхшы шартлар тудырырга тиеш. Төп мәгънә шунда, - диде Радий Хәбиров.

  Төбәк җитәкчесе ассызыклавынча, юбилей форумында чара рекордлы санда катнашучылар кабул итә.

  – Әлегә кадәр теркәлү бара, 3 меңнән артык кеше гариза биргән. 30 төбәк үзләренең рәсми делегацияләрен җибәрде, шуларның җидесен губернаторлар җитәкләде. Иртәгә Казахстанның Премьер-министр урынбасары – Казахстан Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе Галымҗан Койшыбаев җитәкчелегендәге өлкәләр җитәкчеләре белән зур делегацияне көтәбез, – дип аңлатты Радий Хәбиров. - Шулай ук Форумга Казахстан һәм Русия мәдәниятен күрсәтәчәк спортчылар һәм иҗат коллективлары да килде. Шуңа күрә катнашучыларның гомум саны шактый зур.

   Республика Башлыгы шулай ук Башкортстан һәм Казахстанның актив хезмәттәшлек итә торган юнәлешләрен билгеләп үтте.

 - Без инвестицияләр җәлеп итү өчен үзебездә бик киң инфраструктур меню булдырдык. Бу - преференциаль территорияләр, махсус икътисадый зона, монда куркынычсыз һәм отышлы инвестицияләр кертү өчен салым ташламаларын да кертеп, күп кенә дәүләт чаралары. Бик күп казах предприятиеләре бездә җитештерелә торган җиһазларга мохтаҗ. Ә безнең предприятиеләргә Казахстаннан җиһазлар кирәк. Бу хезмәт бүленеше һәм сәнәгать кооперациясе безнең өчен хәзер шактый нәтиҗәле, – дип билгеләде Радий Хәбиров. - Тагын бер үсеш ноктасы - туризм. Аны үстерү өчен без беренче эш итеп туры авиаэлемтәне җайга салдык – Алматыга, Астанага рейслар ачтык. Без Башкортстан туристлары өчен Казахстанны – аның тау чаңгысы курортлары, тарихи объектларын тәкъдим итәргә телибез. Башкортстан үз чиратында медицина туризмы өлкәсендә хезмәт күрсәтергә әзер. Әйткәндәй, республикабыз шифаханәләрендә Казахстаннан ял итүчеләр күп.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас