Җәмгыять
26 ноябрь 2024, 10:40

Очрашулар, дискуссияләр, мастер-класслар, күргәзмәләр...

Болар барысы да - Русия-Казахстан форумы!

Очрашулар, дискуссияләр, мастер-класслар, күргәзмәләр...Очрашулар, дискуссияләр, мастер-класслар, күргәзмәләр...
Очрашулар, дискуссияләр, мастер-класслар, күргәзмәләр...

2022 елның ноябрендә Оренбургта Русия белән Казахстанның XVIII Төбәкара хезмәттәшлек форумының пленар утырышы вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2024 елда Форумны Уфада уздырырга тәкъдим итте. Русия һәм Казахстан яклары бу инициативаны хуплады.

  2023 елның ноябрендә Кустанайда узган Казахстан һәм Русия төбәкара хезмәттәшлегенең XIX форумының пленар утырышында Русия Президенты Владимир Путин барлык катнашучыларны киләсе елга Уфага чакырды.

   Рәсми чаралар башланыр алдыннан Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Көрәш сарае мәйданчыгында оештырылган ике дәүләтнең халык һөнәрчелеге күргәзмәсен карап чыкты. Биредә Русиянең 10 төбәгеннән – Мәскәү, Марий Эл, Дагыстан, Саратов, Оренбург, Төмән, Удмуртия, Омск һәм Ульяновск өлкәләреннән 60 оешма үз продукциясен тәкъдим итте.

   Экспонентлар арасында - Башкортстаннан 20 һөнәрче. Казахстан делегациясе Алма-Ата һөнәрләр палатасы, «Алтын Орда» халыкара һөнәрчеләр Академиясе вәкилләре, шулай ук кием һәм аксессуарлар дизайнерлары эшләнмәләре күргәзмәсен әзерләде.

    Күргәзмәгә килүчеләр өчен чит ил кунаклары мастер-класслар әзерләделәр. Халык һөнәрчелеге осталары традицион һөнәрләрне – киез тегү, тире эшкәртү, тукучылык, халык чигүе, савыт-сабага бизәк төшерү, агачтан уеп ясау, чүлмәк ясау һәм чүкеп эшләнмәләр, декоратив-гамәли сәнгатьне, шулай ук милли киемнәр ясауны күрсәттеләр.

   Форум кысаларында рәсми һәм эшлекле очрашулар, дискуссияләр, «Русиядә һәм Казахстанда яшьләр эшкуарлыгы: тәҗрибә уртаклашу һәм партнерлык мөмкинлекләре» сессиясе, шулай ук Русия-Казахстан эшлекле советы утырышы узачак.

  27 ноябрьдә узачак пленар утырышта онлайн-форматта Русия Президенты Владимир Путин һәм Казахстан Президенты Касым-Жомарт Токаев катнашачак.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас