Форумның беренче эшлекле чарасы булып яшь лидерлар форумын ачу булды. Анда ике ил төбәкләреннән 150дән артык эшкуар һәм тышкы икътисади эшчәнлек өлкәсе белгечләре килде. Катнашучыларны Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров сәламләде.
Аның әйтүенчә, төбәкләрнең күптәнге дуслыгы һәм үзара хезмәттәшлек традицияләре бар, шулай булгач, Казахстан һәм Русия Федерациясенең яшь эшкуарлары хезмәттәшлеге өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.
Радий Хәбиров яшьләргә мөрәҗәгать итеп болай диде:
- Без Казахстан белән эшлекле мөнәсәбәтләрне үстерүгә җитди игътибар бирәбез һәм хәзер Казахстанда Бшкортстан бизнесы һәм капиталы булган күп кенә предприятиеләрне формалаштыру траекториясендә торабыз. Бу эш үз үсешенең бик яхшы фазасында. Бүген сез үзегезгә яңа партнерлар һәм дуслар табарсыз. Бу мөһим - безнең төбәкләр арасында дустанә мөнәсәбәтләрне алга таба үстерүне нәкъ менә сез формалаштырасыз.
Русия икътисади үсеш министры урынбасары Дмитрий Вольвач билгеләп үтүенчә, Казахстан бизнесы белән хезмәттәшлекне русиялеләр өчен уңышка тест буларак карарга мөмкин - халыкара базарларга чыгуны зур дустанә күршедән башларга кирәк.
Русиядә яшь эшкуарлар 2 миллионлап кеше, үзмәшгульләр белән бергә - 4 миллион, дип өсти "Яшь белгечләргә ярдәм итү үзәге" федераль бюджет учреждениесенең яшьләр эшкуарлыгын үстерү идарәсе башлыгы Виктор Алипа. Аның фикеренчә, яшьләр үз бизнесларын өч тапкыр активрак терки.