Башкалабыз Уфаның Көрәш сараенда мөһим чара – Русия-Казахстан форумы дәвам итә. XX форум кысаларында эшлекле элемтәләр биржасы ачылды. Форумның беренче сәгатендә үк ике илнең бизнес вәкилләренең 80ләп очрашуы булды.
- Мәйданчык ике көн эшләячәк. Катнашучылар өч агымга бүленгән, чөнки кызыксынучылар бик күп. Панель секцияләре спикерлары сөйләшүләргә соңрак киләчәк. Хәзер монда чаралардан азат булган бизнес-даирә вәкилләре. Эшлекле сөйләшүләр зонасында 40 өстәл урнаштырылган. Беренче сәгать эчендә һәрберсе артында икешәр очрашу узды, - дип хәбәр итте Башкортстан экспортны яклау үзәге директоры Татьяна Изотова.
В2В-сөйләшүләрдә форум башлануга 306 компания теркәлгән, шуларның 128е - Казахстан Республикасыннан. Форумның ике көне кысаларында 1200 сөйләшү планлаштырылган.
Биржада төрле тармаклардан – агроҗитештерү комплексы һәм сәнәгатьтән алып креатив индустрияләргә кадәр компанияләр тәкъдим ителгән.
- Катнашучыларның форум кырларында килешү төзү мөмкинлеге бар. Биредә Русия һәм Казахстан ягы раслаган килешү проектлары тәкъдим ителгән, имзалау өчен аерым зона бар - ике ил бизнесы өчен дә мөмкинлекләр булдырылган, - дип билгеләде Татьяна Изотова.