Көн туса – бер хәбәр дигәндәй. Иң мөһиме – аның яхшы хәбәр булуы да бит... Ләкин кайвакыт бик сәер хәлләр дә очрый. Менә, мәсәлән, бер егет Уфаның Степан Халтурин урамындагы торак йорт ишегалдында атыш оештырган.
Социаль челтәрләрдә шаһитлар хәбәр итүенчә, кичә төнлә ике билгесез кеше урам буйлап китеп барган булган. Ниндидер бер мизгелдә аларның берсе ракетницага ошаган әйбер алган һәм өч тапкыр һавага аткан.
Беренчел мәгълүматлар буенча, яшьләр такси таба алмаган һәм шул рәвешле “без монда!” дип, кайдалыкларын белгертеп, үзләренә таксиның игътибарын җәлеп итәргә карар кылганнар.
Фото: dela.ru