Җәмгыять
25 ноябрь 2024, 09:47

Салават Юлаев һәйкәленә кайда реставрация ясаячаклары билгеле

Соңгы арада бу - көнүзәк  темаларның берсе. 

Башкортстанның халык герое Салават Юлаев һәйкәлен Уфада реставрациялиячәкләр. Бу хакта  БСТ каналындагы “Честно говоря” тапшыруында БР мәдәни мирас объектларын дәүләт саклау идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Салават Кулбахтин хәбәр итте.

“Реставрация өчен Уфада урын сайлыйбыз. Бүгенге көндә  Мәскәүнең Главгосэкспертизасының ахыргы нәтиҗәсен көтәбез, ул проект карарларына һәм эшләрнең  смета хакына бәя бирәчәк. Соңыннан реставрация өчен подрядчыны сайлауга конкурс үткәрәчәкбез. Салават Юлаевка һәйкәл федераль әһәмияткә ия,  ул Русия Мәдәният министрлыгының ныклы контролендә тора”, – дип билгеләде Салават Кулбахтин.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас