Әни – ул барыбыз өчен дә иң мөһим сүз. Кечкенә чакта безнең бар яшәешебез әни белән бәйле, үскәч тә аның киңәшләре яшәргә, бу тормышта югалып калмаска ярдәм итә һәм олыгая-олыгая без шуңа инанабыз: әни хаклы булган бит! Ана һәм бала арасындагы бәйләнеш шулкадәр көчле була ки, моны беркем дә, берни дә аера алмый.
Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә Русиядә Әниләр көне билгеләнә, быел ул егерме дүртенә туры килә. Бәйрәм алдыннан Миякә якларына эш сәфәре белән баргач безне районның иң матур, иң үрнәкле гаиләләренең берсе – Резеда һәм Руслан Шәриповлар белән таныштырдылар. Бүген декрет ялында булган Резеда һөнәре буенча – икътисадчы, ә гаилә башлыгы Руслан Районара адвокатлар коллегиясенең Миякә филиалында адвокат булып эшли икән.
-Әни-әти булу – үзе бәхет, ә биш балага әни-әти булу бишләтә бәхет ул,- дип балкып каршы алды безне Резеда белән Руслан. – Менә шулай гөрләшеп яшибез, балаларыбыз белән өебез ямьле.
Без килгәнне башта сагаеп читтән генә күзәткән игезәк “егетләр” Азим белән Азиз тора-бара гаять батырландылар һәм өйне бер итеп гөрләшеп уйнарга тотындылар. Шулай итеп, безгә гапләшеп алырга мөмкинлек бирделәр.
Резеда белән Руслан икесе дә бер авылдан – Шатмантамактан икән. Тулы гаиләдә үскәннәр: әти-әниләре гомер буена хуҗалыкта тырышып эшләгәннәр, матур итеп дөнья көтеп, балалар үстергәннәр, бүген инде балаларының үзләре дә соклангыч әти-әни булуына куанып гомер итәләр.
-Яшьлек елларыгызны искә төшереп үтик әле,- димен мин аларга.-Руслан, дөньяда кызлар бик күп, ни өчен син нәкъ менә Резеданы сайладың?
-Авылның иң чибәр, иң акыллы кызына гашыйк булмый мөмкин түгел иде,- дип елмая Руслан.- Иң мөһиме, мин аның булачак балаларыбыз өчен иң яхшы әни булачагын тойдым. Һәм ялгышмадым: хатыным иң ягымлысы да, иң гүзәле дә. Ул искиткеч бала җанлы, кайгыртучан әни һәм тормыш иптәше. Шул ук вакытта аның һәрчак позитив карашта булуына һәм гаиләбездә шатлыклы-бәхетле мохит тудыра белү сәләтенә сокланам.
-Руслан апам белән яшьти, ул минем үскәнне көтеп алды инде менә,- дип челтерәп көлеп җибәрә Резеда.- Мәктәптән соң Уфа сәүдә-икътисад техникумына укырга кердем. Яшь чакта бит ул шулай: мәхәббәт башка бәрә дә куя! Русланның башта Туймазы юридик техникумын тәмамлап, аннан Уфада юрист һөнәрен алып, районда милициядә эшли башлаган чагы иде. Ә формадагы егетләр кызларга һәрчак ошый бит инде. Әнә шул вакытта очраша башладык һәм ике ел дуслашып йөргәннән соң өйләнештек. 2006 елда улыбыз Вилдан туды, аннан Азалия, аннан Раяныбыз. Шул еллар эчендә мин дә Плеханов исемендәге Сәүдә-икътисад университетын читтән торып тәмамларга өлгердем.
-Раян туганнан соң шактый ел үткәч тагын да гаиләгезне арттырырга уйлагансыз әле. Игезәкләр көткән идегезме?
-Ходай биргән бәхеттән баш тартып буламы ни?- ди Резеда.- Дөрес, ике ел элек авырга калгач табиблар башта бик куркытты: чөнки минем кан тискәре резус белән, җитмәсә, карында ике бала, бик-бик авыр булачак, дип. Ләкин без үзебезгә зур җаваплылык алырга ниятләдек. Әлбәттә, бәбиләр туганнан соң да кайсыбер авырлыклар булды, бергәләп җиңеп чыктык аларны. Бүген менә Азиз белән Азимны сөеп туя алмыйбыз, һәр бәхетле мизгелебез өчен Аллаһка шөкер итеп яшибез. Балаларга гомер бирү, аннан алар өчен хәтта яну-көю, шулай ук уңышларына сөенеп яшәү – хатын-кыз өчен күкләрдән бирелгән иң зур бәхет әнә шулдыр!
Ә балаларның яшь аралыгына килгәндә, соңгылары арасында 9 яшь аерма. Раяныбыз иркә малай булып, итәктән төшәргә дә өлгермәгән иде әле (көлә). Игезәкләр дигәндә инде, Русланнар нәселендә алар бар, кайнанам да игезәк сыңары. Әти-әниләребез аеруча шатланды оныклары артуга. Аларга без бик-бик рәхмәтле: өйләнешеп, бу участокны иске генә йорты белән кредит акчасына сатып алгач, бик нык ярдәм иттеләр. Инде үзебез зур йорт-куралар җиткереп, җитеш тормышта яшәсәк тә, ничек тә булышырга тырышып, “балаларыбыз бәхетле булсын” дигән теләктә яшәп яталар.
-Бәхетле гаилә, сезнеңчә, нинди булырга тиеш?
-Анда җылы, һәркемгә рәхәт һәм җан тынычлыгы булырга тиештер,- ди Резеда белән Руслан бертавыштан.- Әлбәттә, бер-береңне хөрмәт итү һәм береңә ышану, ярдәмгә ашкыну булу кирәк.
Бүген өлкән уллары Вилдан, мәктәпне уңышлы тәмамлап, Казан федераль университетында белем ала, әти-әнисен, туганнарын сагынып кунакка гына кайта икән инде. Азалия – җиденче, Раян бишенче сыйныфта укыйлар. Балалар һәрчак уңышлары белән сөендереп торалар: без барган көннәрдә генә Азалия биология фәне буенча районда күләмендә узган олимпиадада җиңү яулаган һәм тарих, инглиз теле буенча да олимпиадаларда катнашырга әзерләнә иде. Ә Раян – көрәш белән шөгыльләнә, аның өлгәшкән уңышлары байтак. Шулай ук бу гаиләдә барсы да спорт ярата, күмәкләп төрле чараларда катнашырга да вакыт табалар. Ә үзе гүзәл, үзе талчыбыктай зифа гәүдәле (һич тә биш бала анасы димәссең!) Резеда балачактан бию сәнгатенә гашыйк. Ул бүген дә яраткан шөгеленнән аерылмый: район халкы яратып, һәрчак алкышларга күмгән, төрле районара һәм республика конкурсларында да катнашкан “Фитнес-леди” бию төркеменә йөри икән. Атнасына ике тапкыр үткән дәресләрдән ул якыннары янына көч-дәрт, яңа сулыш алып кайта. Әйткәндәй, Азалия белән Раян да бию түгәрәгендә теләп шөгыльләнәләр.
-Озакламый әниләр бәйрәме җитә. Сезнең өчен ул нинди мәгънәгә ия, Резеда?
-Әнием Гөлнар Әхмәтҗан кызы бер бөртек кыз булып үскән. Әтисе яшьли вафат булгач, нәнәем бар гомерен аңа багышлаган. Тормышка чыккач әнием өч балага гомер биргән һәм апам, энем белән мин үзебезне иң матур-бәхетле гаиләдә үстек дип әйтә алам. Әни безне бервакытта да әрләмәде, хәтта эш тә кушмый иде ул. Без барсын да үзебез аңлап-белеп, әти-әнигә ярдәм итеп үстек. Кызганычка каршы, быел зур кайгы кичердек – әтием авырып үлеп китте, инде әниебез берүзе калды. Мин аны бар әниләрнең иң гүзәл үрнәге дияр идем: уңган, тырыш, көләч йөзле һәм изге күңелле. Ул бит әле озак вакыт урында ятып авырган әнисен, аннан кайнанасын тәрбияләде, шуның белән безгә изгелек үрнәге күрсәтте.
Кайнанам Һәдия Ризван кызы да миңа икенче әнием кебек якын һәм кадерле. Мин нәкъ менә алардан үрнәк алып, үзем дә балаларым өчен яратучы һәм кайгыртучан әни, иремә яхшы тормыш иптәше булырга тырышам.
-Минем әни дә чын-чынлап соклангыч кеше,- дип сөеклесенең сүзен дәвам итә Руслан. – Мин белгән кешеләр арасыннан иң позитивы, иң аралашучаны, иң ярдәмчеле дә ул. Аның районда белмәгән кешесе бармы икән һәм аны белмәгән кеше дә сирәктер дип уйлыйм (елмая). Озак еллар район көнкүреш хезмәт күрсәтү йортының авылдагы филиалын җитәкләде. Бүген дә әтием Фәһим Гали улы белән гөрләшеп, күпләп мал-туар асрап, чәчәкләр үстереп яшиләр. Шулай ук 91 яшьлек нәнәемне тәрбиялиләр. Әти-әни йортында кунаклар өзелгәне юк. Хәзер авылда күбрәк өлкәннәр яши бит инде, алар да ачык йөзле-кунакчыл әнием янына тартыла. Бергәләшеп-гөрләшеп яшиләр, авылны яшәтәләр шулай.
-Авыл дигәннән, Шатмантамак күркәм як бит инде. Бүген авылдашларыгыз нинди хис-тойгылар белән яши?
-Авыл да, аның кешеләре дә соклангыч безнең. Табигать тә бик матур. Тик менә быел ике катлы зур мәктәбебез ябылуын бик авыр кабул итте халык. Аңлашыла, балалар саны кими, балалар күрше авылга йөреп уку мөмкинлегенә ия, ләкин шулай да мәктәп ябылу халык өчен соңгы еллардагы иң зур шок булгандыр дип уйлыйбыз. Мәктәбе булмаган авылда яшьләр тормыш көтәргә калырмы икән, менә шул мәсьәлә дә борчый хәзер һәркемне. Авыл гөрләсен, халык саны артсын өчен юлларның – төзек, мәктәпнең гөрләп эшләве кирәк шул.
Әйткәндәй, Резеданың да, Русланның да әти-әниләре күп еллар дәвамында “Өмет” гәзитен укыйлар икән. Димәк, бүгенге геройларыбыз – “Өмет” укып, “Өмет” тәрбиясе алып үскән әти һәм әни. Шуңа да үрнәкле һәм бәхетле , өметле гаилә корганнар алар. Һәм дә гәзитебезне әлегә кадәр авылга кайтканда гына укыган булсалар, тиз көннәрдә үз йортыбызга яздырабыз дип вәгъдә итеп калдылар.
Резеда белән Руслан гәзит аша үзләренең сөеклеләрен һәм “Өмет”не укыган барлык әниләрне якынлашкан бәйрәм белән тәбрикләде һәм сәламәтлек, уңышлар һәм бәхет теләде. Аларның котлавына без дә кушылабыз, дуслар. Балалар-оныклар бәхете телибез сезгә!
Гөлара Арсланова.