Бишбүләк районында кечкенә, әмма бик матур авыл бар. Ул – Яңа Биктәш. Яңа сүзе алдан торса да, ул – бик борынгы һәм тарихи авыл. Алдагы елның җәендә аңа 425 ел булачак!
Безнең авылның тарихы, табигатенең байлыгы – исең китмәле. Биктәшне горур таулар уратып алган. Алар авылны җилдән, бураннардан саклый. Былтыр җәй иң биек таунын башына “Әүлиятау” исемле зур мемориал комплекс урнаштырылды.
Таулар араларыннан чишмәләр чыга, алар бездә – җидәү. Һәрберсенең суы тәмле, йомшак, чиста. Аларның составында хәттә көмеш тә бар, диләр.
Бездә “тормыш өянкесе” үсә, аңа 300 яшь. Ул Бишбүләк районының жиде могҗизасы исемлегенә кертелгән. Бу агач белән хәтта галимнәр дә кызыксынып, тикшереп, аның дөньядагы ин юан оянке икәнен исбатладылар.
Биктәш тырыш, сәләтле кешеләре белән дан тота. Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, билгеле драматург, журналист, хәрби корреспондент, “Тальян гармун” пьесасы авторы Габдулла Әхмәтшин безнең авылда туып үскән.
Авыл халкы эшчән, ярдәмчел. Махсус хәрби операция башлану белән, җиңнәрне сызганып, мәдәният йортында ярдәм пункты ачып җибәрдек. Анда солдатлар өчен маскет челтәрләре үрәбез, окоп шәмнәре ясыйбыз, “яшәү браслетлары” үрәбез, госпитальләр өчен ортопедик мендәрләр тегәбез.
Бездә кешеләр, гореф-гадәтләрне хөрмәт итеп, милли традицияләрне саклап яши. Быел “Ханнай” исемле мәчетебез дә үз ишекләрен ачты.
Киләсе 2025нче елда Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын каршылыйбыз. Авылда ата-бабаларыбыз ихтирамына матур обелиск төзеп куярга дигән ниятебез бар. Бу – безнен алар алдындагы зур бурычыбыз. Шул максаттан урындагы башлангычларга ярдәм итү программасына кушылырга булдык.
ППМИ программасы буенча ике җыелыш үткәрдек. Хәл итүне сораган өч мәсьәлә куелган иде. Шулар арасыннан бертавыштан яңа обелиск кирәклеге өчен тавыш бирелде. Максатыбыз – сугышчыларга һәм геройларга багышланган яңа мемориаль комплекс урнаштыру һәм җиңү белән кайтканнарның исемлеген тулыландыру.
Әлеге программа кысаларында күп кенә эшләр башкарып өлгердек. Конкурс таләпләре буенча, башкарган эшләребезне интернет челтәрләрендә күрсәтеп барабыз. Авыл халкы белән бәйгеләр, флешмоблар, шимбә өмәләре, мәдәни һәм спорт чаралары үткәрәбез. Кече яшьтәгеләрне дә, өлкәннәрде дә кызыксындырырга тырышабыз. Авылдашлар, башлангычларыбызны хуплап, уңышларга әйдәп, ярдәм итеп торалар.
Обелиск куеласы урынны – ул авылның үзәгендә, клуб янында урнашкан – яз башы белән корыган агачлардан чистарттык, тигезләп, җир ташыдык. Искереп беткән ихатасын сүтеп, авыл халкы исәбенә яңасын кордык.
Шушы көннәрдә инициатив төркемдәге кызлар, авылда яшәүчеләрдән анкеталарны тутыртуны тәмамлады, инде йомгаклау җыелышы гына ясыйсы калды.
Ният иткән эшләр бик күп әле. Аларны башкарып чыгу шактый чыгымнар таләп итә. Сумманың 10 процентын авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм авылдашлардан җыярга дип хәл иттек. Әлеге программада җиңү безгә эшләрне башкарып чыгарга ярдәм булыр иде.
Кем белә, бәлки, уңыш безгә елмаер. Ни дисәң дә, 2025 ел – авылның юбилей датасы, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы. Алла боерса, безнең тыныч тормыш өчен сугыш яланында башларын салган һәм җиңү белән туган якларына әйләнеп кайткан, безгә азатлык бүләк иткән ата-бабаларыбыз алдындагы бурычыбызны үтәрбез дип өметләнәбез.
Зөлфия Каюмова, инициатив төркем җитәкчесе.