Барлык яңалыклар
Җәмгыять
20 ноябрь , 10:40

Салым түләр вакыт җитте

 Башкортстанда яшәүче кемнәрнең милек салымын түләмәскә хокукы бар?

Салым түләр вакыт җитте
Салым түләр вакыт җитте

Салым түләү тиешлеге турындагы кәгазь хәбәрнамәне ничек алырга? Республика белән идарә итү үзәгендә шул хакта аңлаттылар.

    Иң башта шуны әйтергә кирәк – төбәктә яшәүчеләрнең барысы да салым түләү турында почта аша хәбәр алмаган. Федераль салым хезмәте хәбәрнамәләрне почта аша гына түгел, ә Русия федераль салым хезмәтенең “Физик затлар өчен шәхси кабинет” интернет-сервисы аша да, шулай ук “Дәүләт хезмәтләре” порталы ярдәмендә дә җибәрә. Шәхси кабинетка керү мөмкинлеге булган кешеләр документларны бары тик электрон формада гына ала.  

   Түбәндәге очракларда салым хәбәрнамәләре салым түләүчегә җибәрелми:

  • әгәр кешенең милек салымнарыннан тулысынча азат итә торган льготалары булса;
  • элек түләгәннән соң исәбендә салым суммасын каплый алырлык артык түләү булса;
  • салымнарның гомум суммасы 300 сумнан кимрәк булса,

    Шулай да кәгазь хәбәрнамә алырга теләүчеләр аны салым органында яки күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы бүлегендә сорарга мөмкин.

   Исегезгә төшерәбез, 2023 ел өчен милек салымнары буенча 2024 елның декабренә кадәр түләргә кирәк. Түләү вакыты үткән очракта пенялар исәпләнәчәк.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: