“Соңыннан проблемалар килеп чыкмасын өчен расписканы ничек дөрес итеп төзергә?” дип сорау бирде бер гәзит укучыбыз. Распискада акча алуның максатын күрсәтергә кирәкме?
Шундый заманда яшибез – кайвакыт бурычка акча сорап торырга, я булмаса, биреп торырга туры килә. Ләкин! Адвокатлар әйтүенчә, бурычка акчаны дөрес итеп бирә белергә кирәк. Әмма күпләребез бу хакта белмидер әле.
Распискада акча алуның нинди максат өчен икәнен күрсәтү мәҗбүри түгел, ләкин күрсәтсәң, яхшырак. Әйтик, гаилә пары – ир белән хатын – машина сатып алырга акчабыз җитеп бетми дип, танышларыннан акча алып тора, ди. Әгәр распискада бу гамәл турында “уртак максатлар” дигән сүзләр булса, гаилә пары аерылышкан очракта бурыч урталай бүленәчәк. Мондый тәкъдимне Русия Федерациясенең Югары суды бирә.
“Эшләр судка барып җитсә, акча бирүчегә бурычны кайтару факты расписканың дөрес төзелүенә бәйле, - ди адвокат Владимир Постанюк. - Документта һичшиксез түбәндәгеләрне күрсәтегез:
Фото: islamnews.ru