Владимир Колокольцев Русия Эчке эшләр министрлыгының «Халык участковые» XIV Бөтенрусия конкурсы лауреатларын котлады.
3нче урында - Русия Эчке эшләр министрлыгының Әбҗәлил районы буенча бүлегенең полиция участок уполномоченные, өлкән лейтенант Мансур Моратшин. Чарада катнашучыларны һәм кунакларны сәламләп, ведомство башлыгы хокук тәртибен тәэмин итү системасында хезмәтнең әһәмиятен әйтеп үтте: "Гражданнарны криминаль хәлләрдән яклап, участковыйлар ел саен 260 меңнән артык җинаять ача. Әмма аларның эшчәнлегендә төп өстенлек профилактика булып кала.
Хезмәткәрләр ел саен 2 миллионнан артык административ хокук бозуга чик куя. Узган елда гына да шәхси состав тарафыннан 17 млн гариза, ягъни Эчке эшләр органнарына кергән барлык гаризаларның яртысыннан артыгы каралган", - диде ул.
«2024 елның Халык участковые» титулын Белгород өлкәсенең Белгород районы буенча Русия Эчке эшләр министрлыгының өлкән участок уполномоченные полициянең өлкән лейтенанты Сергей Наумов яулады. Аңа төп бүләк – күчмә статуэтка, конкурста җиңүченең күкрәк билгесе, Русия Эчке эшләр министрлыгының Мактау грамотасы һәм Ульяновск автомобиль заводы биргән «УАЗ Патриот» автомобиле тапшырылды.