Ләкин тормыш булгач кайвакыт шулай да була – мәрхүмнең бурычлары кала. Бу җәһәттән соңгы яңалыкларның берсе – хәзер нотариусларүлгән кешенең варисларына мәрхүмнең бурычлары (кредитлары, микрозаймнары) турында хәбәр итәргә тиеш булачак.
Нотариусларга бу хактагы мәгълүматны белү өчен 3 көн биреләчәк. Варисларга хәбәр итү өчен тагын да өч көн бирелә.Варислар,бурыч һәм мирас күләменә карап, аны кабул итәргәме-юкмы икәнен хәл итә алачак.Тиешле закон Дәүләт Думасы тарафыннан өченче укылышта кабул ителде һәм Федерация Советына җибәрелде.
Гражданлык кодексы нигезендә, мирас составына варисның милке генә түгел, аның бурычлары да керә. Элек бурычлар турында мәгълүмат бирү тәртибе булмаган. Еш кына варислар бурычлар турында мирасны кабул итеп алгач кына белгәннәр.
Фото: prokopievsk.ru