25 ноябрьдә Башкортстан Милли китапханәсендә "Бүгенге Казахстан" фотокүргәзмәсен ачу тантанасы һәм "Казак халык әкиятләре башкорт телендә" җыентыгының исем туе уза.
Чара ХХ Казахстан белән Русиянең төбәк-ара хезмәттәшлек форумы чикләрендә һәм Казандагы Казахстан Республикасының генераль вәкәләте катнашлыгында үтәчәк. Фотокүргәзмәдә Казахстан үзенчәлекле табигате, заманча шәһәрләре, мәдәнияте, халкының гореф-гадәтләре ярдәмендә сынландырыла. Бөркетнең Чарын каньоны аша очып баруы, Әхмәт Йәсәүи кәшәнәсе кыегындагы кояшның иртәнге нурлары, Заилий Алатауының мәгрүр сыртлары, даладагы ат уеннары — боларның барысы ла фотограф Павел Теняковның объективына теркәлгән.
"Казак халык әкиәтләре башкорт телендә" китабы 2024 еода Казандагы Казахстан Республикасының генераль вәкәләте һәм Яр Чаллы шәһәрендәге Казахстан Республикасының Почетлы вәкиле ярдәмендә Татар китап нәшриятендә дөнья күрә. Басма Милли китапханәнең фондында саклана, аны теләгән һәркем алып уку мөмкинлегенә ия. Фотокүргәзмә 6 декабргә кадәр эшләячәк.