Курган өлкәсеннән Дәүләт Думасының депутаты Александр Ильтяков Русия хатын-кызларына “пока рожалка работает” дигән сүзләр белән бер киңәш биргән.
Депутат фикеренчә, русияле хатын-кызларга бәби табарга һәм абортлардан баш тартырга кирәк. Ильтяков балачактан ук киләчәк буыннан аңына рухи нигезләрне һәм гаилә кыйммәтләрен кертү кирәклеген ассызыклаган.
“Рожалка” эшли икән – сиңа җирдә бирелгәнне эшлә. (...) Балалар бакчасыннан ук балаларга (иртәгәге халыкка) рухи кыйммәтләрне сеңдерергә кирәк (Пока "рожалка" работает — делай, что велит тебе данное на земле. (...) Нужно с детского сада детям (завтрашнему народу) прививать духовные скрепы)”, – диде ул.
Соңрак социаль челтәрләрдә тәнкыйтьләнгән Ильтяков үзенең “пока рожалка работает” сүзләренә аңлатма биргән.
“Беренчедән, мин ниче бар – шулай әйттем. Син мине ничек кенә тәнкыйтьләмә, мин барын да дөрес әйттем”, – дигән ул. Дорфа яңгыраган сүзләрен ул “яхшырак аңласыннар өчен” әйттем дигән.
Парламентарий шулай ук русиялеләрне “үрчергә” чакырган, мондый бурычны кешегә Аллаһ йөкли, дип нигезләгән ул. "Әгәр алар моңардан мөстәкыйль рәвештә баш тартсалар һәм җирдә Ходайның кәсебен санга сукмасалар, ул чагында аларны җәза көтә, кешенеке түгел, ә кырыс, сакраль дәрәҗәдә. Кешеләр нишләптер моның турында глобаль рәвештә уйламый", – дигән Ильтяков.
Шаккатарсың инде бу депутатларга, төрле казанышларга ирешеп парламентка сайланалар, әмма кайчагында халык белән сөйләшә белмиләр...
Күптән түгел депутатлар абортка тарттырган өчен административ җәза кертергә тәкъдим иттеләр. Ura.ru мәгълүматлары буенча, закон проектында 10 меңнән 200 мең сумга кадәр штраф каралган.
Моңа кадәр Киров өлкәсе губернаторы Александр Соколов абортлар турында закон эшләнә дип хәбәр иткән иде.
Моннан тыш, Тверь өлкәсендә рухани авырлыларга аборт ясамасыннар өчен хат һәм өндәмәләр белән мөрәҗәгать иткән — аерым алганда, ул Изге Мария Ананың – Гайсаның анасының – дөньяга килү тарихын искә алган.
Чыганак: lenta.ru