-4 °С
Болытлы
Форумда Зианчура, Күгәрчен, Куергазы, Зилаер, Мәчетле һәм Хәйбулла районнарыннан, Күмертау шәһәреннән атайсаллылар катнаша. Биредәге 8 секция, 300дән артык катнашучы кызыклы очрашуларда катнашты, киңәш корды.
Форумда катнашучылар "Атайсал" тәҗрибәсе турында фикер алыштылар, социаль һәм икътисадый проектларны гамәлгә ашыру идеяләре белән уртаклаштылар. Урыннарда гамәлгә кертелергә мөмкин булган яңалыклар белән танышып алдылар. Игътибар үзәгендә - төрле өлкәләрдәге уңышлы инициативалар булды.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Чыганак: "Зианчура таңнары" сайты.