Барлык яңалыклар
Җәмгыять
16 ноябрь , 20:09

Башкортстан һәм Алтай Республикасы хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү төзеде

16 ноябрьдә Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров һәм Алтай Республикасы Башлыгы, төбәк Хөкүмәте рәисе Андрей Турчак министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре катнашында очрашты. Көн тәртибендә — икътисадның һәм социаль өлкәнең төрле тармакларында хезмәттәшлекне үстерү.

Башкортстан һәм Алтай Республикасы хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү төзеде
Башкортстан һәм Алтай Республикасы хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү төзеде

Башкортстан Башлыгы ике республиканың үзара мөнәсәбәтләрен ныгыту һәм уртак проектларны гамәлгә ашыруның мөһимлеген билгеләп үтте.

— Без Алтай Республикасы делегациясенә бу визит өчен бик рәхмәтле. Сезнең өчен, Андрей Анатольевич, бу Русия төбәгенә төбәк җитәкчесе вазифасында беренче визит, һәм без сезнең нәкъ менә безгә килүегез өчен бик рәхмәтле, – диде Радий Фәрит улы. — Башкортстан белән Алтайны уртак тарихи тамырлар бәйли. Һәм, әлбәттә, ике республикабызның хезмәттәшлеге зур потенциалга ия.

Очрашу кысаларында Радий Хәбиров һәм Андрей Турчак Башкортстан Хөкүмәте белән Алтай Республикасы Хөкүмәте арасында сәүдә-икътисадый, фәнни-техник һәм социаль-мәдәни өлкәләрдә хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Әлеге документ нигезендә төбәкара хезмәттәшлекне үстерүнең юл картасын эшләргә планлаштыралар.

Радий Хәбиров һәм Андрей Турчак барында шулай ук ике регионның сәламәтлек саклау министрлыклары арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую тантанасы булды. Моннан тыш, яклар Башкортстан делегациясенең 2025 елда булачак җавап визитына әзерлек турында килештеләр.

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: БР Башлыгы порталы.

Башкортстан һәм Алтай Республикасы хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү төзеде
Башкортстан һәм Алтай Республикасы хезмәттәшлек турында хөкүмәтара килешү төзеде
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: