-6 °С
Болытлы
Башкортстанда 33 яшьлек ир-атны айдан артык эзлиләр 12 октябрьдә Благовещен районында яшәүче 33 яшьлек Артем Изилянов хәбәрсез югалган.
Бу хакта "Лиза Алерт РБ" югалган кешеләрне эзләүче отряд хәбәр итә. Волонтерлар мәгълүматлары буенча, ир-ат өстенә кара-соры куртка, кара чалбар, кара төстәге баш киеме һәм ботинка киеп чыгып киткән. Буе 175 см, ябык гәүдәле, кара чәче, зәңгәр күзле.
Күрүчеләр булса, 8-800-700-54-52 яки 112 телефоны буенча шалтыратсын.