Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь , 11:59

Яңгырлар ярдәм итте

Башкортстан янгынчыларына һәм урманчыларына быелгы җәйнең яңгырлы булуы ярдәмгә килде: урман янгыннары 10 тапкырга кимегән.

Яңгырлар ярдәм итте
Яңгырлар ярдәм итте

   Башкортстан янгынчыларына һәм урманчыларына быелгы җәйнең яңгырлы булуы ярдәмгә килде: урман янгыннары 10 тапкырга кимегән.

   Әлбәттә, монда һава торышының ярдәме турында гына сөйләү дөрес булмас иде: даими рәвештә алып барылган ягынны искәртү чаралары да үз җимешләрен бирде. 2024 елның янгын хәвефе чоры ничек үтүенә нәтиҗәләр ясап, Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров киләсе мизгелгә әзерлекне бүгеннән үк башларга кушты.

   “Кар төште, табигать янгыннары хәзер безгә куркыныч түгел, ләкин 2025 елга нәрсәләр мөһим икәнлеген карарга кирәк. Бүгеннән киләсе мизгелгә әзерләнә башлагыз, без аның нинди булачагын белмибез”,- диде төбәк җитәкчесе.

   Быел янгынчылар 35 га мәйданда 15 янгын очрагын сүндергән. Барлык янгын очракларын алар тиз вакытта – бер тәүлек эчендә җиңгән.

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: