Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 ноябрь , 22:58

Иртәгәсен бүген уйлата

Яшьләр, яшьнәгез!

Иртәгәсен бүген уйлата
Иртәгәсен бүген уйлата

Яшьләр, яшьнәгез!

 

Бүген Уфада Чакмагыш районы хакимияте яшь якташлары - төрле уку йортларында белем алучы студентлар һәм яшь белгечләр белән очрашты.

Яшьләрне республикада гына түгел, илдә, хәтта дөньяда билгеле, абруйлы, үз көчләре белән уңышларга ирешкән якташ шәхесләр  сәламләде. Анда БР Дәүләт Җыелышы - Корылтае депутаты, Чакмагыш районы якташлык җәмгыяте рәисе Фәрит Гыйндуллин, эшкуар, кче һәм урта эшкуарларның “Опора России” оешмасының рәистәше Азат Абдуллин, киңкырлы Кеше – Рөстәм Нәбиев, тележурналист Альбина Хәйруллина, БР яшьләр якташлык җәмгыяте рәисе Айбулат Ямилов катнашты.

Җыелган кунакларны район хакимияте башлыгы Реканс Ямалиев сәламләп, узып баручы елда ирешелгән уңышлар һәм алда торган бурычлар турында җыйнак һәм аңлаешлы итеп әйтеп үтте.

Студентар белән мондый очрашулар  районда узып тора. Ә Уфа тагын да күбрәк яшьләрне бергә җыярга мөмкинлек булды.

Бүген исә абруйлы кунакларның чыгышы да һәр яшь йөрәккә тансык булып барып җитте.

Егетләр-кызлар спикерлардан шактый ук җитди һәм актуаль сорауларына җавап ишетте.

Очрашуның төп максатларының берсе – ул Чакмагыш яшьләре якташлыгы оешмасын булдыру һәм аның җитәкчесен сайлау иде. Чакмагыш яшьләр якташлык җәмгыяте рәисе итеп Аделина Исламуратованы сайладылар.

Яшьләр киләчәк һәм алгарышларны әйдәүчеләр, алар җәмгыятьнең төп хәрәкәт итү көче.  Бүген аларга ышаныч белдерү иртәсе көнгә үзеңә ышаныч тудыру ул.  Уңышлар сезгә, егетләр-кызлар. Сез искиткеч мөмкинлекләр чорында яшисез. Яшьнәгез!

Иртәгәсен бүген уйлата
Иртәгәсен бүген уйлата
Иртәгәсен бүген уйлата
Иртәгәсен бүген уйлата
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: