Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь , 19:20

Республика балыкчыларына - ярдәм

Башкортстанның балыкчылык хуҗалыкларына 30 млн. сум субсидия биреләчәк.

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгында товар балыкчылыгын үстерүгә ярдәм итү өчен субсидияләр бирүгә заявкалар кабул ителә. Акчаларның лимиты 30 млн. сум күләмендә билгеләнгән. Төбәкнең балыкчылык хуҗалыкларына азык һәм балык үрчетү материалы сатып алу чыгымнарының 40% ка кадәрен каплаячаклар.

– 2023 елда Башкортстанда 1,1 мең тонна товар балыгы җитештерелде, республикада 70тән артык балыкчылык хуҗалыгы эшли, – ди БР Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары вазыйфаларын башкаручы – авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Күрсәткечләрне арттырырга уйлыйбыз. Республикада товар балыгына ихтыяҗ бар, бу юнәлешне үстерергә теләүчеләр дә бар.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, төбәкнең балыкчылык предприятиеләре күрсәтелгән субсидияләрдән тыш башка дәүләт ярдәме чараларына да исәп тота ала. Аларга, мәсәлән, кыска сроклы һәм инвестицион ташламалы кредитлар, фермер грантлары, авыл хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары сатып алуга чыгымнар өлешен каплау керә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: