Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь , 14:40

Иң яхшылары билгеләнгән

"Башкортстан Республикасының кулланучылар базары" конкурсында.

pravitelstvorb.ru
Фото:pravitelstvorb.ru

Башкортстанда «Башкортстан Республикасының кулланучылар базары» конкурсына йомгак ясалган. Анда төбәк территориясендә кулланучылар базары өлкәсендә хуҗалык эшчәнлеге алып баручы оешмалар һәм шәхси эшкуарлар, шулай ук урындагы үзидарә органнары катнашкан.

Конкурс йомгаклары буенча номинацияләрдә түбәндәге җиңүчеләр билгеләнгән:

- "Иң яхшы сәүдә шәһәре" –Нефтекама шәһәре;

- "Иң яхшы сәүдә урамы" – Нефтекама шәһәре;

- "Иң яхшы ваклап сату базары" – Октябрьский шәһәр базары (Октябрьский шәһәре);

- "Иң яхшы стационар булмаган сәүдә объекты" – "Трдельник" («КҮМЕРТАУХЛЕБ» җәмгыяте, Күмертау шәһәре);

- "Иң яхшы ярминкә"  – "Уңыш-2024" көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе (Сибай шәһәре хакимияте);

- Яңа Павловка авылында универсаль авыл хуҗалыгы ярминкәсе (Зианчура районы хакимияте Исәнгол авыл советы хакимияте белән берлектә);

-"Иң яхшы мобиль сәүдә объекты" – Food Truck Автокафесы (Шәхси эшкуар Д.Бадулин, Октябрьский шәһәре);

- "Иң яхшы кибет» – «Апельсин-СИТИ" кибете («ПродОптима» җәмгыяте, Октябрьский шәһәре);

- "Җирле җитештерүченең иң яхшы фирма челтәре" – "Безнең икмәк" җәмгыяте (Бәләбәй шәһәре);

- "Иң яхшы матурлык салоны" – "Илзирә" матурлык үзәге ("Яңа стиль" матурлык үзәге җәмгыяте, Туймазы шәһәре);

- "Иң яхшы автосервис" - AvtoСоюз " автосервисы (Шәхси эшкуар Р.Төхвәтуллин, Туймазы шәһәре);

- "Иң яхшы кафе" – "Харчевня" кафесы ("Харчевня" җәмгыяте, Белорет шәһәре);

- "Иң яхшы ресторан" – "Дуслык" рестораны ("БАР" җәмгыяте, Уфа шәһәре).

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: