Барлык яңалыклар
Җәмгыять
13 ноябрь , 16:26

Хезмәткәрне больничныйдан чакырып чыгару тыела

Хезмәткәрне өйдән эшләтү дә дөрес түгел. 

Эш бирүче үзенең хезмәткәрләренә больничныйга чыгуны тыя яисә больничный рәсмиләштергәч, аларны эшләргә мәҗбүр итә алмый. Боларның барысы өчен дә административ җәза каралган. Бу хакта сенатор Наталия Косихина белдерде.

“Эш бирүчеләр еш кына хезмәткәрләренә больничныйга чыгуны тыя яисә аларны  өйдән эшләргә мәҗбүр итә, мондый очракларны беләм. Бу дөрес түгел, эш бирүче медицина бәяләмәсе белән расланган вакытлыча эшкә яраксыз хезмәткәрне эшкә чыгарга  яисә өйдән эшләргә мәҗбүр итә алмый”, – ди ул.

Сенатор билгеләп үткәнчә, хезмәткәр теләге буенча җитәкчелектән больничныйдан вакытыннан алда чыгарга яки дистанцион эшләргә сорарга мөмкин. Аның сүзләренчә, моның өчен эш бирүче ай ахырына хезмәткәргә  премия түләргә тиеш.

Элегрәк Русия Сәламәтлек саклау министрлыгы больничныйны формалаштыру тәртибен үзгәртергә тәкъдим итте. Медикларны ярты ел эчендә дүрт тапкыр эшкә яраксызлык кәгазен рәсмиләштергән пациент турындагы документларны табиб комиссиясенә тапшырырга мәҗбүр итәргә телиләр. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: