-6 °С
Болытлы
Шәһәр мәктәпләреннән 109 унынчы сыйныф укучысы Алкино-2 бистәсендәге «Авангард» үзәге базасында биш көнлек уку җыеннарында булган.
Егетләр ут, тактик, строй, медицина әзерлеге нигезләрен өйрәнгән, хәрбиләштерелгән эстафетада катнашкан, корал белән эш итәргә, төрле куркынычлардан саклану чаралары белән эшләргә өйрәнгән, парашют вышкасыннан беренче сикерүләр ясаган, геройлар ярышында физик чыдамлык һәм команда рухы күрсәткән.