Танышу сайтында алданучылар турында даими язып торабыз инде. Менә тагын бер очрак: бер ир-ат Башкортстанда яшәүче хатын-кызны 2,5 млн сумга алдаган.
Эш болай булган. Башкортстанда Нефтекамада яшәүче 43 яшьлек хатын-кыз 2 млн. 593 мең сум акчасыннан колак каккан. Җирле полициядә хәбәр итүләренчә, танышу сайтында ул бер ир белән аралаша башлаган. Бераздан ир хатынга сер итеп кенә “платформада күп акча эшләве” турында әйткән.
Хатынның да өстәмә керем аласы килгәндер инде. Ул өстәмә акча эшләү белән кызыксынган һәм ирдән ярдәм итүен сораган. Шулай итеп, танышы әйтеп торган, ә ул күрсәтелгән реквизитларга акча салган...
Бер мизгелдә аның шәхси кабинеты эшләми башлаган. Аны блокировкадан азат итү өчен хатыннан зур сумма таләп иткәннәр. Шул җитмәгән акчаларны эзләп ул ахирәтенә мөрәҗәгать иткән. Ә ахирәте аның мошенниклар тозагына эләгүен аңлаган да инде.