Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь , 15:50

“Сәнәгатебезнең алга таба үсешендә уңышлар телим”

Башкортстанда гомум бәясе 1 млрд сумнан артык булган яңа индустриаль проектларны эшләтеп җибәрделәр.

“Сәнәгатебезнең алга таба үсешендә уңышлар телим”
“Сәнәгатебезнең алга таба үсешендә уңышлар телим”

12 ноябрьдә Уфада Русия сәнәгать форумы һәм «Легпром-2024» күргәзмәсе мәйданчыкларында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров видеоэлемтә режимында яңа җитештерү комплекслары эшенә старт бирде.

- Барлык форумнарда без традицион рәвештә республика территориясендә яңа технологик линияләрне эшләтеп җибәрәбез.  Хәзерге заман производстволары бердәм хезмәт коллективлары, квалификацияле инженер кадрлары, белемле менеджмент формалаштыруга

ярдәм итә. Барыгызга да сәнәгатебезнең алга таба үсешендә уңышлар телим, – дип ассызыклады Радий Хәбиров.

 Предприятие вәкилләре кыскача гамәлгә ашырылган проектларны тәкъдим иттеләр.

Әйтик, нефть һәм газ чыгаручы компанияләргә технологик ярдәм күрсәтүдә махсуслашкан «Бурсервис» компанияләр төркеме Уфада скважиналарны ремонтлау өчен инструментлар чыгару линиясен эшләтеп җибәрде.

 «Бурсервис» компаниясенең җитештерүне үстерү буенча директоры Сергей Буйлов хәбәр итүенчә, яңа комплексны төзүгә 280 млн сум акча кертелгән. Бу 150 эш урыны булдырырга мөмкинлек биргән.

«Туймазытехуглерод» компаниясе гамәлдәге мәйданчыкта техник углеродны грануллау линиясен монтажлаган.

Аны резина һәм абсотехник эшләнмәләр ясаганда, аерым алганда, шиннар җитештерүдә кулланалар.

«Туймазытехуглерод» компаниясенең директорлар советы рәисе Әхәт Газизов республика җитәкчелегенә проектны хуплаулары өчен рәхмәт белдерде һәм яңа линия хезмәт җитештерүчәнлеген 2,5 мәртәбәгә арттырырга мөмкинлек бирәчәк, дип билгеләп үтте.

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: