Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь , 16:38

Район башлыгы якташ студентлар белән очрашты

Яшьләр районга яшәргә кайтсын өчен нәрсә эшләргә кирәк? 

Район башлыгы якташ студентлар белән очрашты
Район башлыгы якташ студентлар белән очрашты

Республикабыз башкаласындагы югары уку йортлары студентлары “Йәшлек House” яшьләр йортында Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов белән очрашты.

Сер түгел, яшьләр югары уку йортларыннан соң авыл җиренә яшәргә кайтырга бик ашкынып тормый. Шуны исәпкә алып, район башлыгы төбәктә яшь белгечләргә ярдәм күрсәтү буенча нинди программалар эшләп килүен аңлатып, туган районда да һөнәри үсеш өчен яхшы мөмкинлекләр булуын әйтеп үтте. Башка районнарда кебек үк, Дүртөйледә дә кадрларга ихтыяҗ зур булуын: укытучылар, табиблар, спорт һәм мәдәният өлкәсендә белгечләр таләп ителүен әйтеп үтте.

Соңыннан район башлыгы узган елда районда нинди эш башкарылганлыгына һәм агымдагы елда нинди үзгәрешләр булачагына кагылды. Студентлар район җитәкчелегенә районда яшьләр өчен эшләп килүче программалар турында кызыксынды, торак төзүгә, медицинаны, белем бирүне, спортны үстерүгә, халыкның ялын оештыруга кагылган һәм башка кызыксындырган сорауларын бирде.

Дүртөйле районы җитәкчелеге район яшьләре белән элемтәне өзми, шундый эшлекле һәм файдалы очрашуларны даими үткәреп, һәркайсына кулларыннан килгәнчә ярдәм итеп тора. Риф Сәгъдәтулла улы район яшьләренә укуларында уңышлар теләде.

Район башлыгы якташ студентлар белән очрашты
Район башлыгы якташ студентлар белән очрашты
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: