Барлык яңалыклар
Җәмгыять
12 ноябрь , 15:31

Мәктәп кирәк! Юллар юк?

Каян килә бу мөрәҗәгатьләр?  

Мәктәп кирәк! Юллар юк?
Мәктәп кирәк! Юллар юк?

Каян килә бу мөрәҗәгатьләр?

 

Уфада узган атнада социаль челтәрләрдә мәгариф темасына мөрәҗәгатьләр саны сизелерлек артуы билгеләнә.  ЦУР хәбәр итүенчә, 4-10 ноябрь көннәрендә шәһәр халкы башкаланың яңа микрорайоннарында мәктәпләр төзү турында үтенечләр калдырган. Моннан тыш, җәмәгать транспортына бәйле шикаятьләр ешайган – башкала халкы автобусларны озак көтүдән һәм аларның тулы булуыннан, шулай ук кичен маршрутлар булмаудан канәгатьсезлек белдерә.

 Башка иң таралган мәсьәләләр арасында – юллар, торак-коммуналь хуҗалык, төзекләндерү эшләре һәм сәламәтлек саклау.

 Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров ассызыклаганча, республикада – нәкъ менә Уфага һәм төбәкнең башка эре шәһәрләренә якынрак районнарда мәктәпләрне күбрәк төзергә кирәк.

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: