Башкортстан 1 ноябрьдән 8нә кадәр узган «Зур этнографик диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясенең әйдәп баручы төбәге булды. Быел республикада 469 114 кеше Русия халыкларының тарихы һәм мәдәнияте буенча белемнәрен сынап карады.
"Халыклар күп - ил бер генә!"- шушындый лозунг астында халыкара акция быел тугызынчы тапкыр узды. Аның максаты - кешеләр игътибарын илдә яшәүче халыклар тарихына, мәдәниятенә һәм гореф-гадәтләренә җәлеп итү. Оештыручылар фикеренчә, бу белемнәр Русия Федерациясе халыкларының татулыгын, милләтара тынычлыгын һәм милли бердәмлеген ныгытуга ярдәм итә.
Диктантны онлайн-форматта 1 ноябрьдән 8 ноябрьгә кадәр акциянең рәсми сайтында яздылар, шулай ук 2 ноябрьдә «Башкортостан» дәүләт концертлар залының икенче катындагы фойеда мәйданчык оештырылды.
Чарада милли-мәдәни үзәкләрдән, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләреннән 57 кеше (23 ир-ат һәм 34 хатын-кыз) катнашты.
Исегезгә төшерәбез, 2021 һәм 2022 елларда Башкортостан 2021 елда – 341 027 кеше, 2022 елда-498 018 кеше катнашып, нәтиҗәне ике тапкыр арттырып, 1нче урынны алды. 2023 елда Башкортстан, 331 456 кеше катнашлыгында, Мәскәүдән кала икенче урынны алды. Быел икенче һәм өченче урыннарны Мәскәү шәһәре һәм Красноярск крае бүлешә.