Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 ноябрь , 14:09

Киләсе слет Татарстанда узачак

Уфада 14 төбәктән меңгә якын студентны үзенә туплаган Идел буе федераль округы студентлар отрядының ХIV слеты тантаналы ябылды.

Киләсе слет Татарстанда узачак
Киләсе слет Татарстанда узачак

Уфада 14 төбәктән меңгә якын студентны үзенә туплаган Идел буе федераль округы студентлар отрядының ХIV слеты тантаналы ябылды.

   Яшьләр чарасы ике түгәрәк датага туры килде: Русиядә студентлар хәрәкәте оешуының - 65 еллыгы  һәм бүгенге студентлар отряды оешуының - 20 еллыгы. 

   Башкортстанның студент отрядлары республиканы үстерүгә менә инде 60 ел дәвамында үз өлешен кертә, быел хәрәкәтнең заманча тарихы башлануга 10 ел тулу да билгеләп үтелде.

   Студент отрядлары слеты – ул ел дәвамында башкарылган эшләргә нәтиҗәләр ясау. Бу юлы да Идел буе федераль округы студентлар отрядларының иң яхшы-булдыклы вәкилләре билгеләнде, аларга бүләкләр тапшырылды. Шулай ук киләсе елга планнар билгеләнде.

   Еллар дәвамында килгән гадәт буенча Округ слетын япкан вакытта оештыручы төбәк комиссары целинканы киләсе елда слет узачак төбәкнең комиссарына тапшыра. Бу – еллар дәвамында һәм студотрядлар буыныннан-буынына тапшырылып килә. Слет ябылу нәтиҗәләре буенча бойцовка Татарстан Республикасына тапшырылды.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: