Барлык яңалыклар
Җәмгыять
11 ноябрь , 21:30

Иң-иң Яңа ел чыршысы кайчан узачак?

   “Төп Яңа ел чыршысы 25 декабрь көнне үтәчәк”,-  дигән җавап булды бүген үткән атналык оператив киңәшмә вакытында. Анда республиканың яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек мәсьәләләрен тикшерделәр.

Иң-иң Яңа ел чыршысы кайчан узачак?
Иң-иң Яңа ел чыршысы кайчан узачак?

Төп Яңа ел чыршысы 25 декабрь көнне үтәчәк”,-  дигән җавап булды бүген үткән атналык оператив киңәшмә вакытында. Анда республиканың яңа ел бәйрәмнәренә әзерлек мәсьәләләрен тикшерделәр.

   Көн тәртибендә мәдәни-массакүләм чараларны хәвефсезлек таләпләренә җавап бирерлек итеп оештыру турында да сүз алып барылды. Төбәкнең Мәдәният министры вазифасын башкаручы Әминә Шәфыйкова белдерүенчә, яңа ел каникуллары чорында республикада 28 мең чамасы культмассакүләм чаралар узачак, шуларның 8 мең чамасы – ачык мәйданнарда.

   Төбәкнең мәгариф һәм фән министры вазифасын башкаручы Альберт Яримов хәбәр итүенччә, Республика Яңа ел чыршысы Уфаның “Башкортстан” Дәүләт концерт залында 25 декабрьдә узачак. Анда 1000 бала катнашуы көтелә.

Фото: Башинформ.

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: