Пациентны дәваханәгә ашыгыч ярдәм машинасында китергәннәр. Аңа кече йомышын йомышлау авырлашкан һәм бәвеленең төсе үзгәрүенә дә зарланган. Табиблар аны тикшергән вакытта сидек куыгында нәрсәдер барлыгын күргәннәр.
Ир-ат ашаганда, теш протезлары аркасында авызына сөяк эләккәнен сизмичә, йоткан. Сөяк бөтен ашказаны-эчәк тракты аша үтеп, сидек куыгын тишкән.
Район хастаханәсе табиблары Г.Г. Куватов исемендәге Республика клиник хастаханәсе белгечләре белән элемтәгә чыгып, аларның киңәшләре ярдәмендә операция ясаганнар. Операция уңышлы үткән, дәваланганнан соң ир-атны хастаханәдән чыгарганнар.