Барлык яңалыклар
Җәмгыять
8 ноябрь 2024, 11:35

Чын хезмәткәр шалтыратмый. Мошенниктыр ул…

"Коммуналка" бурычыгыз бар дип куркыталар...

Чын хезмәткәр шалтыратмый. Мошенниктыр ул…
Чын хезмәткәр шалтыратмый. Мошенниктыр ул…

Мошенникларның, торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре исеменнән шалтыратып, халыктан акча түләтү очраклары арткан икән.  Шушы хакта аңлатыгыз әле, зинһар.

                 Гөлназ. Уфа шәһәре.

- Әйе, соңгы вакытларда  шундый шалтыратулар арткан – мошенниклар  торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләре өчен бурычыгыз бар, кичекмәстән түләгез дип таләп итә, - дип аңлата “Торак теләктәшлеге” иҗтимагый оешмасының координацион советы әгъзасы Виктор Федорук. - Кагыйдә буларак, кешенең бернинди  бурычы булмаска да мөмкин, әмма җинаятьчеләр көтелмәгәнлек факторына өметләнә. Ашыктыралар, кешегә һушына килергә ирек бирмиләр. Кеше акча күчерсен өчен барысын да эшлиләр, шуннан соң юкка чыгалар.

    Әгәр мондый телефон шалтыратулары булса, янәсе дә, җыелган бурычны чагыштыру актын бирүләрен сорагыз. Шулай итсәгез, мошенниклар белән әңгәмә тиз тәмамланыр.

    Исегездә тотыгыз: торак-коммуналь хуҗалыгында эшләүче чын  хезмәткәрләр  бурычлыларга  шалтыратмый. Мондый практика юк.

Фото: taldom.msr.mosreg.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: