Соңгы вакытта кызыбыз сыйныфташларыннан зарлана башлады. Теләсә нәрсә әйтеп, рәнҗетәләр, ди. Кайвакыт елап кайта. Законда буллинг өчен җаваплылык каралганмы ул? Мәктәптә баланы эзәрлекләсәләр, нишләргә?
Денис.
Коллектив әгъзаларының берсен агрессив эзәрлекләү күренешен буллинг диләр. Бүгенге көндә Русия законнарында “эзәрлекләү” төшенчәсе юк. Юристлар әйтүенчә, буллинг оештыручыларны һәм анда катнашучыларны җәзага тарттыруның бердәнбер варианты – аларны “башкаларны хурлаган, кыйнаган, янаган өчен” җаваплылыкка тарттыру. Әгәр сүз физик көчләү турында бара икән, эш җинаять җәзасына кадәр дә барып җитәргә мөмкин. Тик баланы сыйныфташлары астыртын эзәрлекләсәләр, нәрсәнедер исбатлау кыен. Балалар гына гаеплеме соң? Ә аларның әти-әниләре кая карый?
Күптән түгел депутатлар законда эзәрлекләүнең нәрсә икәнен ачыклап язарга һәм буллингны оештыручылар өчен штрафлар кертергә тәкъдим иттеләр.
"Буллинг кебек күренешкә ачыктан-ачык игътибар итмәгән ата-аналар өчен административ җаваплылык кертергә кирәкме?” дигән темага бәхәсләр башланды, - ди депутат Яна Лантратова. - Нәрсәдер эшләргә кирәк. Эзәрлекләү проблемасы зур. Нәкъ менә буллинг яшүсмерләр арасында суицидларның иң еш сәбәбе булып тора”.
Фото: mel.fm