Барлык яңалыклар
Җәмгыять
7 ноябрь , 10:25

Капремонт бурычын кем түләр?

Фатир сатып алдым. Элекке хуҗасының капиталь ремонт өчен бурычы булган икән...

Кепремонт бурычын кем түләр?
Кепремонт бурычын кем түләр?

    Фатир сатып алдым. Аның элекке хуҗасының капиталь ремонт өчен бурычы булган. Закон буенча хәзер аны миңа түләргә туры киләчәк. Ә ул сумманы миңа кем компенсацияли?

                       Гөлия.

 - Пенялар җыелмасын һәм башка проблемалар килеп чыкмасын өчен, капремонтбурычын түләргә кирәк булачак, - дип аңлата юрист Николай Попов бу җәһәттән. - Ләкин закон буенча фатирның яңа хуҗасы элекке хуҗага карата дәгъва таләбе куя – аннан бурычны түләттерә ала. Һәм суд аны канәгатьләндерер дип уйлыйм. Соңгы 3 ел өчен капиталь ремонт бурычын түләтергә мөмкин. Суд яңа хуҗа файдасына карар чыгаруга, ул суд приставларына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Алар бурыч калдырган кешенең нинди мөлкәте барлыгын ачыклаячак, таләпләр куячак. Кирәк булса, банк исәпләренә яки милкенә арест салачаклар, яңа фатир хуҗасы файдасына акча түләтәчәкләр.  

Фото: orbfond.ru

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас: